Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта "Республика көне"ндә районда "Иң күркәм оешма" исеменә лаек булучыларны бүләкләү булачак

Балтачта район бюджет оешмалары арасында җәйге чорда чәчәк үстерү буенча игълан ителгән “Иң күркәм оешма” конкурсына йомгак ясала.

15 август көнне район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов җитәкчелегендә, составында районның бюджет оешмалары җитәкчеләре торган комиссия катнашында киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәнең көн тәртибендә район башлыгы Карары нигезендә, район бюджет оешмалары арасында җәйге чорда чәчәк үстерү буенча игълан ителгән “Иң күркәм оешма” конкурсына йомгак ясау мәсьәләсе күтәрелде.

Мәгълүм булганча, районыбызда традицион рәвештә һәр ел саен җәйге чорда үз территориясен гөл-чәчәкләргә күмгән, төзеклеген тәэмин иткән, чәчәк үстерүдә үзенчәлекле бизәлешкә өстенлек биргән бюджет оешмалары арасында конкурс үткәрелеп килә. Бу конкурс мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, авыл җирлеге идарәләре һәм оешмалар арасында үтә.

Районда 60лап мәгариф учреждениесе, 48 авыл клубы һәм мәдәният йорты, 18 авыл җирлеге, 5 спорт корылмасы, шулай ук дистәдән артык бюджет оемалары булуын исәпкә алсак, әлеге конкурста комиссия әгъзаларына “Иң яхшысын” сайлап алу җиңелләрдән булмаячак.

Конкурска катнашучы барлык оешма да үз территориясендәге чәчәклекләрне төшергән 5 фотосурәтне 22нче августка кадәр үзенең учреждение җитәкчесенә тапшырырга тиеш. Һәр оешмада иң яхшы дип табылганнарын комиссия әгъзалары барып карап, конкурсның Нигезләмәсе буенча бәяләп, урын бирә. Җиңүче коллективларга акчалата бүләкләр каралган.

Конкурс нәтиҗәләре 30 август көнне тантаналы төстә игълан ителәчәк.

 

Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге