Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Россия Герое Олег Исаев исемен мәңгеләштерү эшләре дәвам итә (+фоторепортаж)

11 август көнне Балтачта "Ватан сакчылары" ("Воинам Отечества") һәйкәле янында зур вакыйга, мәртәбәле тантана булды.

Якташыбыз, Иске Көшкәт авылында туып-үскән Россия Герое, очучы Олег Николаевич Исаев истәлегенә мемораиль такта куелды.

Геройның әтисе Николай Степанович белән әнисе Вера Петровна һәм Воронеж шәһәреннән махсус шушы тантана өчен кайткан тормыш иптәше Ирина Исаева, Геройның туганнары чараның иң кадерле кунаклары булдылар.

Мемориаль тактаны каплаган ак япманы ачу өчен рөхсәт Геройның авылдашы, якын дусты, сабакташы Виктор Камаевка һәм тормыш иптәше Ирина Исаевага бирелде.

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров катнашты. Россия Герое Олег Исаевның якты истәлегенә багышлап җылы фикерләрен һәм горурлануын белдерде, Геройның әти-әнисенә шушындый кыю йөрәкле, батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәтен ирештерде. Хәрби һава көчләре хезмәтендә үткән ир-егетләрне истәлекле көннәре белән тәбрик итте.

Бәйрәмнең ачылу тантанасында күккә ак күгәрченнәр һәм зәңгәр-сары шарлар очты. Аяз күкне иңләп самолетлар сәламләде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Исаев