Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Рәсәйкүләм "Шәҗәрә" бәйрәме бара

11 ай элек хыялда гына иде, ә бүген тормышка ашты - Балтачта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Шәҗәрә - безнең тамырлар" чарасы үткәрелде.

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова безнең районның даими кунагына әверелде, дип, чын мәгънәсендә, горурланып әйтә алабыз. Чөнки ул эшлекле сәфәрләр белән районыбыз авылларында һәм оештырылган милли-мәдәни чараларда еш катнаша. Менә бүген дә - 9 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә "Шәҗәрә - безнең тамырлар" дип исемләнгән гаять тә бай тарихлы, киң кырлы чара үткәрелде. Бирегә әлеге чарада катнашу өчен Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел, ә чиктәш өлкәләрдән, башка республикалардан да вәкилләр килде.

Шәҗәрә бәйрәмен үткәрү теләге моннан 11 ай элек Бөрбашта үткәрелгән "Милли рухлы гаилә учагының син асыл зат- гаилә тоткасы" дигән чарада телгә алынган иде. Ул вакытта Кадрия Идрисова: "Балтач төбәгендә шәҗәрә бәйрәмен үткәрү өчен барлык шартлар да бар. Биредә милли тәрбия, гореф-гадәт, йолалар күбрәк сакланып калган...", - дип чыгыш ясаган иде. Шушы көннән соң район җирлегендә гаиләләр белән берлектә иҗади эзләнүле эшләр башланып китте. Ата-бабаларны барлау, үз нәселеңнең тамырларын эзләү эшенә иң беренчеләрдән булып мәктәп укучылары җәлеп ителде.

Бүген кунакларны район мәдәният бүлегендә каршы алдылар. Алар биредә "Һәрбер эшне сәнгать итеп күргән якташларыбыз ямьли дөньяны" дигән һөнәрчеләребез эшләгән күргәзмә-ярминкә белән таныштылар. Шулай ук "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының райондагы бүлекчәсе оештырган "Сабантуй батырына - чиккән сөлге - минем бүләгем", "Ефәк бәрхет парчалардан түбәтәй-калфакларым" кебек конкурсларга килгән күпсанлы иҗади кул эшләре урын алган иде. Иң игътибарны җәлеп иткәне бихисап күп сандагы шәҗәрәләр иде. Шәҗәрәләр белән танышу Карадуган мәктәбендә дә дәвам итте. Кунаклар "Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил" музеенда һәм Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музейларында булып, районыбыз тарихы белән бәйле кызыклы фактларны белделәр. Әлеге сәяхәтләрдән рухи азык алып, канәгать калдылар.

Калган 100 фотоны биредә карагыз: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250