Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта сайлаулар имин узды

13 сентябрь көнне иртәнге сәгатъ 7дә район территориясендәге 33 сайлау участогының барысы да эш башлап җибәрде. Беренче сәгатъләрдән үк халык зур активлык күрсәтте.

Урыннардан алынган рәсми хәбәрләргә караганда, инде төшкә кадәр үк, сайлаучыларның яртысыннан артыгы үз хокукларын файдаланып һәм гражданлык бурычларын үтәп, сайлауларда катнаштылар. Шубан, Алан, Бөрбаш, Көшкәтбаш, Салавыч сайлау участокларында кичке сәгать 6га барлык сайлаучыларныӊ 99,5- 98,5 проценты тавыш бирде.

Участокка үзләре килә алмаучыларга, телефоннан яки язмача хәбәрләре буенча, сайлау турындагы Законнар нигезендә, көндезге сәгатъ 2дән соң, махсус ящик белән килеп, өйләрендә сайлау мөмкинлеге тудырылды. Андыйлар күп булмады. Мәсәлән, 1090нчы Балтач участогыннан ике генә кеше шулай тавыш бирде.

Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне ахырына якынлаша.

Куелган тәлапләр нигезендә районның һәр сайлау участогына Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлеге тарафыннан вәкилләр беркетелгән. Бүлекнең җитәкчесе подполковник Илдар Усманов белдерүенчә, урыннарда сайлаулар имин узган, Закон бозу очраклары күзәтелмәгән, бүлеккә, аның хезмәткәрләренә бу турыда шикаятьләр кермәгән.

Балтач районы буенча 26064 кеше сайлаучылар исемлегендә. Участоклардан алынган мәгьлүматларга караганда, хәзерге вакытта аларның 96 процентка якыны сайлауда катнашкан. Тулы мәгьлүматлар кичке сәгатъ 8дән соң, бюллетеннар санагач билгеле булачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250