Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Шушма яр буен төзекләндерүнең икенче этабы старт алачак

2022 елда Татарстанда 67 парк, сквер һәм яр буйлары барлыкка киләчәк.

Быел республиканың 49 торак пунктында иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү планлаштырыла.

Барлыгы 67 объект төзекләндереләчәк, шуларның 11е өр-яңа парклар һәм скверлар булачак. Әлеге эшләрне финанслау  өчен 2,66 млрд. сум акча каралган.

2022 елда төзекләндерү планына  кертелгән иҗтимагый киңлекләр арасында Балтачыбызның Шушма яр буе да бар.

Исегезгә төшерәбез, «Иҗтимагый киңлекләр» федераль программасы кысаларында 2020 елда “Салкын чишмә” паркы ачылган иде. 2021 елда «Иҗтимагый киңлекләр» федераль программасы кысаларында “Мелиоратор” оешмасы Шушма яр буен төзекләндерү эшләрен башлап җибәрде. Паркта велосипед белән йөри торган юл булдырылдыр һәм аларны куеп тору өчен җайланмалар да куелды. Балалар өчен дә мәйданчык та эшләнде. Халык уңайлыгы өчен паркка эскәмия, чүп савытлары урнаштырылды. Парк якты булсын өчен «Мегаом» оешмасы тарафыннан утлар куелды. Һәрбер паркта киләчәктә бәйрәмнәр үткәрү каралган, шуңа күрә эшләгән вакытта аларны күздә тотып, утыргычлар эшләнде, аяк астына карагайдан такталар түшәлде. Проектта шулай ук биредә буфет булу да каралган. Парктагы эшләр һәрберсе шулай үз чираты белән башкарылып килде. Яшелләндерү өлеше дә вакытында эшләнде һәм анда район үз хисабына чәчәкләр, агачлар утыртты. Биредә шулай ук машина белән килүчеләр өчен вак таш җәеп, машина кую урыны ясалды. Шулай ук «Салкын чишмә» белән Шушма буе паркын тоташтыру өчен свайлар белән күтәртеп, җәяүлеләр юлы ясалды.

Быел исә Шушма яр буен төзекләндерүнең  икенче этабы башланачак. “Райондашларыбызга «Сабантуй» паркына җәяү чыгар өчен уңайлыклар булмауны истә тотып, биредәге эшләр җәяүле басмасын эшләүдән башланып китәчәк”, дип планнары белән уртаклашты “Мелиоратор” оешмасы җитәкчесе Хәниф Бариев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шушма яр буе