Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен Сабан туе гөрләде (фото)

Халык элекке еллардагыдан азрак җыелган булса да сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле райондашларның быелгы Сабантуйлары да бик матур үтте.

«Балтач» спорткомплексы янындагы мәйданда җыр, музыка тынып тормады. Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Чулпан Габделганиева, Җәмилә Сибәгатуллина елдагыча мәйдан түрендә булдылар, Үзләренең шигырьләрен укыдылар, җырладылар. Район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде.
Килгән халык үзе дә биеде, төрле уеннарда, ярышларда катнашып күңел ачты. Халык бәйрәмне оештыруга күп көч куйган район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә, Раушания Хәйруллина, Рәсимә Сәгыйтова, Гөлсем Миңнебаева, Рамил Бикбаев һәм ярдәм күрсәткән башка иганәчеләргә зур рәхмәт әйтеп таралышты. Иганәчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов бүләкләп китте. Шушында ук 70 яшьлек юбилеен искә алып үткән Гөлнур Габделганиева өчен бу икеләтә бәйрәм булды.

Районда сәламәтлекләре ягыннан төрле категория группада торучы 4276 кеше бар. Аларның 1086сы 80 яшьтән узган өлкәннәр. Алары өйләреннән чыкмасыннар да ди. Калганнар килә ала иде бит. Җирле үз идарә җитәкчеләренә дә аларны китерүне оештырырга өйтелгән иде. Әмма зур тырышлык куеп оештырылган бәйрәмдә йөзләп кеше генә бәйрәм итте.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250