Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сезнең хезмәт бизмәннәрдә үлчәнми, сезгә бәяне халык үзе куя”

Район мәдәният үзәгендә районның социаль хезмәткәрләрен тәбрикләу тантанасы узды.

Бүген район мәдәният үзәгендә социаль хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин социаль хезмәткәрләрне котлап, әнә шулай диде, мәрхәмәтле гамәлләр кылучы социаль хезмәткәрләрнең олы йөрәкле булуларына соклануын белдерде, остарганнан остара барган хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова килгән, ул да балтачлыларга изге теләкләрен җиткерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин да биредә иде, “Юкка гына җылы җәй башларында булмыйдыр сезнең бәйрәм, - диде ул.- Чөнки сезнең эшегездән һәм дә үзегездән җылылык бөркелә.” Чыннан да, мәрхәмәтле, кешегә ярдәмчел булыр өчен олы йөрәкле булу кирәк.

 

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина килгән ветераннарга рәхмәт әйтеп, без сездән эшкә өйрәндек, үрнәк алдык, диде. Җитәкченең әйтер рәхмәтләре күп иде, ул исәптә район башлыгы һәм аның командасыннан алып, әлеге тантаналы кичәне әзерләгән мәдәният хезмәткәрләре һәм дә җирле журналистлар да бар иде. Мондый күмәк чараларны даими яктыртып барган журналистларга гомуми әйтелгән беренче рәхмәт бу һәм без аны күңел түрләрендә кадерләп сакларбыз.

Тантана оешкан төстә, күңелле узды. Ахырдан һәркем аягурә басып Социаль хезмәткәр гимнына кушылып җырлады. Сәхнәдә әйтелгән һәр җылы сүз залда утырган олы йөрәкле социаль хезмәткәрләр күңеленә сары май булып ятты.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социаль хезмәткәрләр көне