Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта “Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” дип исемләнгән күчмә фотокүргәзмә үтә

Бу күргәзмә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр җирлегенә якташларыбыз хатлары урнаштырылган фотолардан тора.

Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләре буйлап “Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” ( «Письма военных лет 1941–1945 годов») дип аталган күчмә фотокүргәзмә эшләп килә. Бүгенге көндә күргәзмәләр Баулы, Ютазы, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән, Әлмәт, Мөслим, Сарман, Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Тукай, Менделеевск, Алабуга районнарында, Чаллы һәм Түбән Кама һәм башка шәһәр-районнар аша үтте.

Бу күргәзмә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр җирлегенә якташларыбыз хатлары урнаштырылган фотолардан тора. Проектны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Тарихи хәтер” партия проектын гамәлгә ашыру буенча Җәмәгать советы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекләре тормышка ашыра. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге уникаль проект Җиңү бәйрәменә кадәр республиканың һәр районын урап чыгачак. 9-Май бәйрәмендә күргәзмәне Казанда тәкъдир итәләр. Анда инде 55 фотобанер урын алачак дип көтелә.

“Тарихи хәтер” федераль проектына Татарстан 2017 елның 22 июнендә кушыла. Республикадагы барлык музейлар дәүләт архивына сугыш хатларының күчермәсен җибәрә. Аларны электрон вариантка әйләндерәләр. Хатларны http://татархивы.рф/ru сайтына кереп уку мөмкинлеге дә бар. Барысын да түгел, фотокүргәзмә өчен үтә дә эчтәлекле хатларны сайлап алалар. Пунктуация, грамматик хаталарны төзәтмиләр, ничек бар - шулай бастыралар.

“Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” күчмә күргәзмә 22-23 март көннәрендә Балтачка да кайтып җитәчәк. Күргәзмә эшчәнлеге белән танышырга теләүчеләрне район мәдәният үзәгенең икенче катында көтеп калабыз.

Күргәзмә 22 март көнне 9.00 – 17.00 сәгатьләрдә, ә 23 мартта 8.00 – 13.00 сәгатьләрдә эшли. Рәхим итегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фотокүргәзмә