Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта тантаналы рәвештә “Ана капиталы” сертификатлары тапшырылды

Ана һәм бала! Бер-берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы икән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазыйфа йөкләнгән.

Әниләр көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлегендә танталы рәвештә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды. Бу матур чарада һәрбер әнигә җылы теләкләр юлланды. Тантанада район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, районның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова, район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесенең урынбасары Алсу Сафина гаиләләргә матур теләкләрен җиткерделәр. Һәр бала әти-әнисенең өмет-ышанычын аклап, рухи һәм физик яктан матур, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы булып үссен иде, дип хәбәр итә Зөһрә Әхмәтханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250