Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта террорга каршы чаралар барланды (+фото)

8 апрель көнне иртәнге сәгатләрдә район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы булып узды.

Комиссия утырышында кКомиссия әгъзаләре, район башкарма комитетының бүлек башлыклары, җирле үзидарә башлыклары, таксопарк оешмаларының вәкилләре, оешма, учреждение җитәкчеләре, «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмэт» район газетасыннан журналистлар катнашты.

Комиссия утырышында 3 апрельдә Санкт-Петербург шәһәрендә булган фаҗигадан соң Балтач район территориясендә террорчылык актларынна каршы җәмәгать куркынычсызлыгына игътибарны көчәйтү, арттыру буенча өстәмә кисәтү чаралары турында мәсьәләләр каралды. Шул уңайдан район башкарма комитеты ярдәмчесе Равил Таҗетдинов, федераль куркынычсызлык хезмәте буенча районның кураторы Илнар Хөснетдинов Кукмара һәм Балтач районара янгын күзәтү булегенең өлкән инспекторы Нурфат Яппаров, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов чыгышлары тыңланды.
Барыгызга да мәгълүм булганча, көндез 3 апрель дә Петербург шәһәренең метро станциясендә ике перегон арасында (Сенная мәйданы һәм Технологик институты) көчле шартлау булды. РФ сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча зыян күргән 54 кеше: 11 кеше һәлак була (7 кеше һәлак була шартлау урынында, 1 җеше ашыгыч машинада, 3 хастаханәдә үлә). 43 кеше төрле дәрәҗәдә яраланган. Шулай ук Восстание мәйданы метро станциясендә силовиклар тарафыннан шартламый калган шартлаткыч табыла. Һәм ул силовиклар тарафыннан зарарсызландырыла.
Бәхеткә каршы машинстның паникага бирелмичә дөрес гамәлләр кылуы, ягъни поездны кисәк туктатмау корбаннар санын күпкә киметте. Мондый аяныч хәлләр безнең җирлектә булмасын өчен һәрберебезгә халык күпләп йөри торган урыннарда һәм транспорт инфраструктурасы белән эш иткән җитәкчеләргә игътибарлылыкны артыру чараларын ныгытырга кирәк.
Комиссия утырышында күтәрелгән мәсьәләләр буенча түбәндәге Карар проекты кабул ителде:
-оешма һәм учреждение җитәкчеләренә хезмәткәрләренең иминлеген тәэмин итү буенча биналарында, территорияләрендә террорчылыкка каршы барлык профилактик чараларны эшләргә;
-контроль - пропуск режимын көчәйтергә, видеокүзәтү системаларын кулланырга;
-һәрбер җирлектә, оешма һәм учрежденияләрдә объектларны саклау, уяулыкны арттыру максатыннан персоналлар белән өстәмә инструктажлар үткәрергә;
-хокук саклау органнарына оешма һәм учрежденияләрдә пропускной режимның үтәлешен контрольга алырга;
-мәгариф, мәдәният, спорт бүлеге җитәкчеләренә үзләренең учреждение җитәкчеләре белән районының террорга каршы комиссия вәкилләре һәм хокук саклау органнары катнашында апрельнең 24 не кадәр җыелышлар үткәрергә;
- шулай ук 24 нче апрельгә кадәр автобус һәм таксопарк хуҗаларына хокук саклау органнары белән берлектә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү ягыннан шоферлар белән өстәмә инструктажлар үткәрергә, автобус салоннарында видеосистеманы эшләүне тәэмин итәргә.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250