Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта торак йортларда янгын чыгу очраклары арткан

Янгын хәбәрчесе түшәмгә куела, батарейкалар ярдәмендә эшли.

Ел башыннан Балтач районында 13 янгын очрагы теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 10 мәртәбәгә артык. 7 янгын очрагы электрүткәгечләрнең һәм электр приборларының төзек булмавы аркасында чыккан. Төтен юлларын карамау нәтиҗәсендә бер янгын очрагы теркәлгән. Ут белән саксыз эш итү дә янгын очрагына китерде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү дә хәвеф чыгарды. Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын куркынычсызлыгын профилактикалау идарәсе һәр йортка да автоном янгын хәбәрчесе куярга өнди. “Автоном янгын хәбәрчесе йортны, милекне, тормышны саклаячак, янгын вакытында һәлак булу куркынычын 5 тапкырга киметәчәк, ­- диләр янгын сүндерүчеләр. ­- Янгын хәбәрчесе түшәмгә куела, батарейкалар ярдәмендә эшли. Ул янгынны ачыклаячак, көчле тавыш сигналы бирәчәк, йоклаган кешене уятачак.

Ә инде коткару хезмәтенең телефоны – 101.

Янгын сүндерү хезмәтен башкаручылар район үзәгендә, авылларда һәрбер торак йортка кереп, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча искәрмәләр дә өләшеп, куллар куйдыртып йөрде.

Кемнең кайчан ни көтәсен белеп булмый, бу очракта хәвеф-хәтәр белән дә шулай. Шулай да, сак булыйк, хөрмәтле райондашлар, хәтәр чыгу куркынычын булдырмыйк, исән-имин яшик, ялкын телләренә юл куймыйк.

Фотолар янгын күзәтчелегеннән алынды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгынга каршы