Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе узды (+фото)

Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә «Батырлар аллеясы»нда 2004 елда Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе узды.

Чарада Балтач район башкарма комитеты, террорга каршы комиссия, яшьләр эшләре, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре вәкилләре һәм сугыш ветераннары катнашты.

«Әлеге акцияне үткәрүнең төп максаты – яшьләр арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча төгәл билгеләнгән гражданлык позициясен формалаштыру, катнашучыларны уяулыкка һәм гражданлык җаваплылыгына өндәү. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне, ягъни Россиянең яңа истәлекле датасы 2004 елның 1-3 сентябрендәге Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалары белән бәйле. Ул вакытта 314 кеше һәлак булды, шуларның 186сы балалар иде», - дип билгеләп үттеләр үз чыгышларында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Тәҗетдинов, район Әфганстан ветераннары берлеге рәисе Дилүс Гәтиятуллин.

Акциядә катнашучылар «Батырлар аллеясы»ндагы чәчәкләргә бер уч төбе су алып салдылар. Террорчылык акты вакытында өч көн буе тоткынлыкта газапланган кешеләр, шул исәптән балалар бер тамчы су да эчә алмаган. Фаҗигадә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

  • «Тормыш тамчысы» проектының идеясе Удмуртиядә туган. Узган ел акция Россиянең 29 төбәгендә 206 мәйданчыкта узган, анда 25 мең кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: батырлар аллеясы тормыш тамчысы беслан