Район башлыгы Рамил Нотфуллин Зур Лызи авылының беренче өлешендә яшәүче Нина Петровна Григорьева гаиләсендә тәрбияләнүче Жилина Идея Николаевнага котлады.
Республикада башка төбәкләрдән аермалы буларак, пилот проекты кысаларында, законлы рәвештә картлар йортында гомер итүче ветераннарны тәрбиягә алу проекты эшли башлады. Республикада барлыгы шундый 35 өлкән яштәге ветеран гаиләле булган.
Гондыр авылында яшәүче Григорьевлар гаиләсе дә әлеге программа буенча 2016 елның декабрендә үзләренә тәрбиягә 79 яшьлек ветеранны алалар. Алар 20 ел элек танышып, бер-берсен белә торган булганнар.
Жилина Идея Николаевна тумышы белән Мәскәү кызы. Әтисе хәрби кеше булган, алар шул сәбәпле Украинага күчеп китәләр. Алга таба тормыш юлы Татарстан белән бәйләнә. Чаллы шәһәренә күченеп, озак еллар КАМАЗ автомобиль заводында хезмәт куя. Лаеклы ялга чыгып, сәламәтлеге какшый башлагач, ул үзенең картлыгын кайгыртып интернетка барып урнашу турында уйлана башлый. Ләкин аның язмышы башкача хәл ителә. Танышлары тәкъдиме белән ул узган ел Нина Петровна гаиләсендә яши башлый.
- Мин бүгенге тормышымнан бик канәгать, мине ялгызлыкта, язмыш кочагында берүземне калдырмаганнары өчен бик рәхмәтлемен мин танышларыма. Үз гаиләм кебек якын, Нинаның балалры да мине якын итәләр, бик зур рәхмәт аларга, дип куана Идея Жилина.
Тик Нина Григорьевага күптән түгел быелгы җәйдә тормыш иптәшен югалту ачысын кичерергә туры килде. 7 ел элек инсульт кичереп, тормыш иптәше урын өстенә кала. Аны тәрбияләп, аякка бастыру бәхетенә ирешсә дә, йөрәге сызлаулар ешая төшә. Быелгы җәйдә ул гүр иясе була.
Тормыш иптәше авыр хәлдә булса да, тәрбиягә өлкән кешене алып, бер гаилә булып яши алулары үзе бер батырлык. Нина ханым тормышлар авыр булса да, башкаларга булыша алуым үзе миңа көч бирә, ди.
Жилина Идея Николаевна үзенә карата булган мондый ихтирамга шатлануын белдерде. Район башыгы Рамил Нотфуллин котлаулар һәм күчтәнәч-пакет тапшырды.
Автор фотолары.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев