Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта тротуарларны кем чистарта? (+фото)

Зарлы сорауларга Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов җавап бирә

Беренче кар көттереп кенә яуса да, табигать үзенең холкын күрсәтә башлады. Буранлы көннәрдә юлларны күз ачып йомганчы кар баса. Редакциябезгә бу уңайдан зар-моңнар да килеп ирешә. Зарлы сорауларга Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов җавап бирә.

- Илдар Дамирович, Балтачыбызда акрынлап тротуарлар проблемасына нокта куела кебек. Әмма аларны чистарту мәсьәләсе ничек хәл ителә?

- Чыннан да, бистәбездә тротуарлар  саны арта.  Халык әлеге уңайлыклардан бик канәгать. Кышын тротуарларны кардан чистартуда  да әлегә каршылыклар юк. Иң беренче мәгариф учреждениеләре янындагы тротуарлар кардан чистартыла.

- Тротуарларны чистарту өчен кайсы оешма җаваплы?

- Әлеге эш өчен  “МДСУ-1” оешмасы җаваплы.

- Илдар Дамирович, тротуарлар чистартылмаганда кайда мөрәҗәгать итәргә?

 - Проблемалы участоклар булган очракта, “МДСУ-1” оешмасына 2-54-46, 2-43-66 һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетына 2-52-15 телефон номерларына шалтырата аласыз.

P.S. Бистә халкы шуны аңласын иде: буран барышында ук бөтенесен дә идеаль хәлгә килерлек итеп чистартып өлгерү һич мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тротуар