Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта туган телдә тәрбия-белем бирү торышын өйрәнделәр (+фото)

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов районы балалар бакчаларында туган телдә тәрбия-белем бирү торышы белән танышты.

Республикада, шул исәптән районыбызда да соңгы вакытта милли мәсьәләләр, бигрәк тә ана телендә укыту һәм яшь буынга милли гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбия бирү эшенә аеруча игътибар артты.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов районыбыз балалар бакчаларында туган телдә тәрбия-белем бирү торышы белән танышты. Алар тәрбияне гаиләдә, балалар бакчасында ук башларга, иман-әхлакны нәкъ менә ана теле аша сеңдерергә кирәклеген, район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында татар телен укытуга, балаларда сөйләм телен үстерүгә, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә педагоглар тарафыннан да, әти-әниләр тарафыннан да аерым игътибар булырга тиешлеген ассызыклады.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы Татар теле