Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта туучылар арта, гаиләләр таркала, тормыш мәшәкатьләренә түзалмыйлар икән

Тормыш мәшәкатьләренә түзә алмыйча 55 гаилә таркалган...

Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге (ЗАГС) мәгълүматларыннан күренгәнчә, туучылар санына карап районда бугенге көндә демографик хәл уңай якка үзгәреш кичерә дип юанырга мөмкин.Чөнки алдагы ел белән чагыштырганда да, үлүчеләр санына караганда да, туучылар саны күбрәк булу белән районыбыз республикада алдынгылар рәтендә. 

Ә хәзер саннарга күз салыйк: узып киткән 2017 елда районда барлыгы 373 сабый якты дөньяга аваз салган. Шуның 292се район үзәк хастәханәсенең бала тудыру бүлегендә туучылар. Алдагы ике ел белән чагыштырып карасак, 2016 елда – 307, ә 2015 елда – 380 бала туган булган. 

Ә үлем-китемнәргә килгәндә, 2017 елда – 358 райондашыбыз мәңгелеккә арабыздан киткән, аның 170е ир-атлар, 188е – хатын-кызлар. 2016 елда – 345, 2015 елда – 398 кеше вафат булуы теркәлгән. 

2015 һ0м 2016 елларда туучыларга караганда, үлем очраклары күбрәк булуы күренә. Ә 2017 елда киресенчә, 15 берәмлек белән туучылар саны өстенлек алып тора. 

Тормыш дәвам итә, яңа гаиләләр барлыкка килә, яшь парлар язылыша, туйлар гөрли. Шунысы сөенечле, 2017 елда – 238 гаилә барлыкка килгән. Ә 2016 елда 188 пар гына үзләрен никахларын рәсмиләштергән булган. Бу сан 2015 елгы күрсәткечтән күпкә калыша, чөнки ике ел элек, ягъни 2015 елда барлыгы 251 гаилә язылышканлыгы матур күрсәткеч булып район тарихына кереп калган. 

Тик районда аерылышу очраклары елдан-ел арта бара. Тормыш мәшәкатьләренә түзә алмыйча сабырлык канатларын каерып, 2015тә – 40, 2016 елда – 47, ә узган 2017 елда 55 гаилә таркалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: статистика