Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта утлар ник начар яна? (+фото)

Көннәр кыскара башлау белән кичен җәяү йөрүчеләргә дә, руль артындагылар да хәрәкәт итү авырлаша. Урам утлары вакытында янса бер хәл, анысы да яндырылмаса, эшләр харап.

Редакциябезгә авылларда утлар янмый, газап чигәбез, кичен берәр кая барасы булса, куркып торабыз, дип шалтыраталар. Балтачта да хәлләр начар. Утлар яна, әмма яктылыгы начар булу кичен бала белән бакчадан яки эштән кайтучылар өчен бик кыен. Күз күреме начар булгач, шоферларга да җиңел түгел. Юлны аркылы чыга торган урыннарны узганда сират күпере кичүгә тиң, ди алар.
 

Балтачта, бигрәк тә үзәк урамда, утлар ник начар яна? Бу хакта Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахмановтан сорадык.
 

- Бистәбездә багана утлары кичке 5 сәгатьтән 23.00гә кадәр яндырыла. Шушы көннәрдә генә "Сельэнергосервис" оешмасы белгечләре белән берлектә җирлекнең һәр урамында булып, барысын да тикшереп, күзәтеп чыктык, тәртип. Ә Ленин урамына килгәндә узган ел биредә барлык баганалар да яңартылды. Бүгенге көндә аларны куллана башладык. Ә инде лампочка яну очраклары булса, 2-59-13 телефон номеры буенча "Сельэнергосервис" оешмасына шалтыратырга кирәк була.
 
P.S. Әгәр дә сез бу җаваптан канәгать түгел икән яисә утлар яндырылмаган очракта Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетына 2-52-15, 2-54-15 телефоннары буенча шалтырата аласыз.
Автор фотолары
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9