Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта ветеранны зурладылар

Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераны Габделгани Нәҗиповка Курск сугышы тәмамлануның 75 еллык юбилее хөрмәтенә Котлау тапшырылды

Бөек Ватан сугышында 1943 елның 23 августында Совет гаскәрләренең  немец-фашистларын тар-мар иткән көне. Бу дата хәзер лаеклы рәвештә Русиянең Хәрби дан көне булып санала.  Шул уңайдан,  бүген – 22 август көнне районыбызның Алан авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделгани Нәҗиповка Курск сугышы тәмамлануның 75 еллык юбилее хөрмәтенә  Курс өлкәсе губернаторы Александр Михайлов исеменнән рәхмәт хисләре белән язылган Котлау хаты тапшырылды.

Әлеге мәртәбәле чарада  Балтач район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район хәрби комиссариаты хезмәткәре  Рафаэль Шакиров, район социаль яклау бүлегенең “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева,  Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин, “Бөрбаш” хуҗалыгының Алан авылы идарәчесе Таһир Хисаметдинов катнашты. Алар ветеран Гани Нәҗиповны ихлас котлап, изге теләкләрен ирештерделәр, истәлек бүләкләрен тапшырдылар.

Ветеран үз чиратында рәхмәтен белдерде. Курск дугасында барган хәрби бәрелешләрне, анда ялган яраларын сөйләп, истәлекләре белән уртаклашты.

baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар