Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Яшь гвардиячеләр» эшләп килә

Районыбызда нинди генә бәйрәм булмасын, безгә аларның һәрберсендә үз әләмнәрен күтәргән яшьләрне күрергә туры килә. Әле генә узган Бөек Җиңү бәйрәмендә дә яшьләр Георгий тасмалары тараттылар. «Яшь гвардиячеләр» булып чыкты алар. Оешманың эшчәнлеге белән тулырак танышу өчен мин аларның җитәкчесе Илһам Фидаел улы Гайнетдинов белән очраштым.

- Илһам, оешмагызга кыскача гына бәяләмә биреп китә алмассыз микән?
- «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк оешмасында «Яшь гвардиячеләр»нең Балтач бүлеген 2008нче елдан бирле җитәкләп киләм. Безнең урамга әләм күтәреп чыгуыбыз да яшьләрне оешмабыз белән якыннанрак таныштыру максатыннан чыгып эшләнә. Билгеле, районыбызда бездән тыш, Татарстан варислары, авыл яшьләре, Форпост оешмалары матур гына эшләп киләләр. «Яшь гвардиячеләр» активында булып, сайлауларда катнашкан 35 яшькә кадәрле 22 яшь кешебез авыл җирлекләренә район Советы депутаты булып сайландылар.

Яшьләр белән эшләгәндә «Яшьләр турында»гы, «Физик культура һәм спорт турында»гы законнарга, Министрлар Кабинеты карарларына, Балтач районының «2011 - 2015 елларда сәламәт яшәү, физкультура һәм спортны үстерү» программасы буенча эш алып барабыз. Район спорт бүлеге, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Балтач җирлеге башкарма комитеты белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга «Спорт фестивале», олы яшьтәгеләре-без өчен «Өченче буын» спорт бәйрәме оештырып киләбез. 2нче яшьләр Форумы иң зур чараларыбызның берсе булып тора.

Районыбызны республикабызда гына түгел, Россиядә дә танытып киләбез. «Яшь гвардиячеләр»нең Балтач бүлеге җитәкчесенең элекке урынбасары Айрат Хәйруллин республикакүләм бәйгедә чемпион булып, Новосибирск шәһәрендә яшьләр сәясәтендә эшләүчеләр проектында катнашып дүртенче булды. «Бердәм Россия» сәяси партиясе тырышлыгы белән районыбызда аякка баскан «Балтач» спорткомплексы безнең зур таянычыбыз булып тора. Күзгә күренеп спорт белән шөгыльләнүчеләребез артты.


- Эшләрегез уңай гына барган бер мәлдә, моң-зарларыгыз да бар дип беләм.
- Соңгы вакытта күп кенә районнарда эшләп килгән оешмаларда инновацион мәйданчыклар барлыкка килде. Бу вәзгыятьне районыбызда булдырсак, яшьләр өчен яңа эш урыннары барлыкка килер иде. Көн кадагына авылны саклап калу бурычы килеп басты. Яшьләребез авылда төпләнеп калсалар гына авылның киләчәге булачак. Районыбызда бассейн булдыру зарурлыгы күптән исбатланды инде. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «500 бассейн» проектына кереп аны торгызуда ярдәм итсәләр яхшы булыр иде. ФМ ешлыгында үз радиобызны, телевидениебезне булдырсак та начар булмас иде. Алар мәгълүмат таратуның иң үтемле чарасы булып торырлар иде.


- Күргәнебезчә, уңышлар байтак. Вакыттан артта калмыйча, тагын да камилләшеп, спортның нәтиҗәлелеген үстереп, яшьләр сәясәтендә яңа технологияләр, яңа фикерләр, яңа алымнар кулланып, алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп эшләргә язсын, сезгә, хөрмәтле яшьләребез.
Рәсемдә: Илһам Гайнетдинов (сулда) «Яшь гвардиячеләр» белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250