Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта "Яшьлек" тантана итте (+фоторепортаж)

27 июль көнне "Балтач" ял паркында Яшьләр көне билгеләп үтелде. Кичке сәгать җидедә башланган бәйрәм төнгә чаклы дәвам итте. Гаять тә бай программалы, оешкан төстә үткән бәйрәм күңелләргә хуш килде.

Бәйрәмне татар ШТМ командалары составындагы "Әкәмәт" төркеме егетләре алып барды, аның берсе безнең район егете, Куныр авылыннан - Рүзәл Мөхәммәдиев. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин барлык район яшьләрен бәйрәм белән тәбрик итте, алдынгы яшьләргә бүләкләр тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров исә яшьләр сәясәте гамәлгә кергән һәм үзе шушы өлкәне җитәкләгән чакларын искә алып, якты хатирәләрне яңартты, шулай ук һәр өлкәдә дә актив студент яшьләрне бүләкләп үтте. Бүләкләнүчеләр гаять тә күп булды. Форпост егетләренә дә значоклар тапшырылды. Яңа гына өйләнешүчеләр дә читтә калмады, шушы араларда икенче, өченче балаларын алып кайтучылар да сәхнәгә чакырылды, балигъ булганнар да паспортлы булды. Әлеге бәйрәмнең иң күркәм мизгеле - коляскалар парады иде. Нинди генә рәвештә ясалган бала арбалары юк иде биредә - юынгыч белән Нью-Холланд комбайнына кадәр бар...Штурвал артында Капитан-әтиләр! Әлеге бәйгедә катнашучылар махсус бүләкләргә лаек булды.
Җыр-моң белән үрелеп барган бәйрәмне буяу сибеп уйнау, бампербол, күбек очыру тулыландырды. Танылгын җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлем бәйрәмнең үзгә бизәге иделәр, бәйрәм халкын җырлаттылар да, биеттеләр дә. Яшь, күркәм гаилә дуэтына төсле утлар астында дискотека ялганып китте. Төнге 11 дә салют яңгырады. Матур булды, күңелле булды бәйрәм. Бу урында оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250