Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта өйләрдә сайлаучылар да зур активлык күрсәтте

Участок сайлау вәкилләре законда каралганча, өйләргә барып сайлатуны да оештырды. "Сайлаулардан читтә калабыз инде, ник безне сайлаттырырга килмиләр", дип борчылып, өлкәннәребез сайлау комиссиясенә иртәнге сәгатьләрдән үк шалтырата башладылар.

Әмма сайлау участокларында иртәнге якта тавыш бирүчеләрнең күпләп килүе нәтиҗәсендә иртән өйләргә бару мөмкин дә түгел һәм ул закон нигезендә көндезге сәгать 2дән соң гына башлана. Район буенча андыйлар аз булды. Нигездә алар сайлау участокларына мөһим сәбәпләр аркасында килә алмаган, ягъни авыру яки өлкән яшьтәге кешеләр.
Мәсәлән, 1090нчы сайлау участогында андыйларның саны - 2, Соснада - 8, Куныр авылында - 27 кеше. Куныр авылы буенча әлеге вазыйфа Тәбрис Газыймҗанов белән Суфия Садыйковага йөкләнгән иде. Алар сайлауларга килә алмаганнарның өйләрендә булып, сайлауларны тиешле дәрәҗәдә оештырды. Сайлаучылар аларның хезмәтеннән канәгать калды.
- Без зур ышаныч һәм өметләр белән лаеклы кандидатка тавыш бирдек. Илләребез тыныч, имин булсын, - диләр Фәния һәм Рәхимҗан Галимовлар.

Сосна авылында өйләргә барып сайлатучы Илсөяр Габидуллина да әлеге категория кешеләренең сайлауларда актив булуын әйтте. Мәсәлән,Фагыйлә һәм Зөфәр Ибраһимовлар Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яклап үз тавышларын биргән (рәсемдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250