Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта үзмәшгульләрне теркәү җитәрлек түгел

Республикадан тәкъдим нигезендә районда кимендә 444 үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче рәсми рәвештә теркәлү узарга тиеш иде. Инде алты ай вакыт узды, бүгенге көнгә теркәлүчеләр саны - 331.

Исегезгә төшерәбез: үзенә эшли торган физик затка рәсмиләшү өчен иң элек смартфонга яки андроидка “Минем салым” кушымтасын күчереп алу җитә. Аннары паспортны сканировать итәргә һәм селфи ясарга кирәк. Имза урынына кушымта камерага күз кысып алуны сорар. Кушымтадан тыш Федераль салым хезмәте сайтында, банк бүлекчәсендә теркәлергә мөмкин.

Бу мәсьәлә буенча хәзер районда махсус хезмәткәр эшмәкәрләргә ярдәм итү фондының региональ вәкиле Зәйнуллин Рүзәл Фәрит улы шөгыльләнә. Ул Балтач бистәсенеӊ күпфункцияле үзәгендә (1нче тәрәзә) урнашкан бүлмәдә кабул итә.

Кабул итү көннәрендә мөрәҗәгать итү уӊайлырак булачак: сишәмбе 9.00дан 12.00 сәгатькә, пәнҗешәмбе 13.00дән 17.00 сәгатькә кадәр. Телефон: 89874146775 .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек