Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачыбыз зурая

Йортлар салу хисабына. Шул исәптән төрле программа кысаларында салынучы йортлар хисабына да.

Бүген шундый ике дистәдән артык йорт бар. 15е түбә астына кертелгән инде. Калганнарында фундамент, стена өю эшләре бара. Ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы кысаларында - 15, күп балалы гаиләләргә 4 йорт төзелә. Куныр авылында яшәүче Гөлназ Гафиуллина «Инвалидларга шәхси йорт төзелеше» программасы кысаларында йортлы булачак. Болардан тыш янгын чыгып йортсыз калган 4 гаиләне дә йортлы итәчәкләр. Алан авылыннан Хәлил Рәхмәтуллин, Люция Галимуллина, Тимерхан Зәйнуллиннарга төзеләсе йортларның фундаменты эшләнсә, Биктәштән Лидия Михайловага дигән өйнең төзелеше тәмамлану алдында. «Юмарт», «Водстрой», «Строй-Метиз» җәмгыяте төзүчеләре алдында әлеге гаиләләрне тиз арада йортлы итү бурычы тора.
Һава торышлары сынатмаса, төзелештә каршылыклар килеп чыкмаса, 30нчы август көнне йортларны куллануга тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250