Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар балалар йортына ярдәм озатты (фото)

Балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәргә кием-салым, азык-төлек, гигиена кирәк яраклар, дарулар, уенчыклар юлланды.

"Изгелек эшлә дә суга сал. Халык күрмәсә – балык белер!" - ди халык мәкале. Районыбыздагы актив волонтерларның берсе Лена апа Вәлиева да әнә шул мәкальгә таянып эшли.

Олы йөрәкле ханым районыбыз халкы, волонтерлар, киң күңелле эшмәкәрләр ярдәме белән Луганскидагы балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәргә кием-салым, азык-төлек, гигиена кирәк яраклар, дарулар, уенчыклар туплаган.

Изге Рамазан аенда волонтер шофер егетләр белән юлга чыгып ятимнәрне сөендереп кайтырга ниятләгән Лена апага, аның юлдашларына хәерле юллар телибез!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтер