Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар ярдәм җыюда кабат булышлык күрсәтә (+фото)

Якын көннәрдә республикабызның төрле почмакларыннан җыелган гуманитар ярдәмнәр, Фура йөк машиналарында Донецк, Луганск Халык Республикаларында, Запорожье өлкәсендә яшәүче тыныч халыкка илтеп тапшырылачак.

Һәрбер кешенең дә күңел түренә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек шытымнары салынган, ә аларның ни рәвешле үсеш алулары адәм баласының бары үз ирегендә һәм намусында.

Бүгенге тормыш шартларында сүздән бигрәк гамәл белән яхшылык күрсәтү бик мөһим. Ил өстенә төшкән авырлыкны бердәм булып күтәргәндә, тынычлык, иминлек кире кайтыр, юкка гына "Күмәк көч – тау күчерергә сәләтле!" дигән гыйбәрә яшәми халык телендә.

Шушы хакыйкатькә нигезләнеп, изге җанлы райондашларыбыз ярдәм җыюга булышлык күрсәтүдән туктамый. Бүген дә алар теләктәшлеге белән тупланган 2 тонна авырлыктагы гуманитар ярдәм, Газель машинасында, башкалабызда урнашкан махсус үзәккә җибәрелде. Иң зур волонтёрлар группасын берләштергән әлеге үзәк кием-салымнар җыю белән шөгыльләнә.

Якын көннәрдә республикабызның төрле почмакларыннан җыелган гуманитар ярдәмнәр, Фура йөк машиналарында Донецк, Луганск Халык Республикаларында, Запорожье өлкәсендә яшәүче тыныч халыкка илтеп тапшырылачак.
 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев