Балтачлылар ятимнәрне сөендерә (фото, видео)
Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүдә үзләренең көндәлек эше һәм хезмәте белән зур өлеш кертүче волонтёрларыбыз, хәйриячеләр, райондашларыбыз булу — зур горурлык!
Норма авылында яшәүче олы йөрәкле ханым Лена Вәлиева районыбыз халкы, волонтерлар, киң күңелле эшмәкәрләр Марат Галәветдинов һәм Сергей Мошкин ярдәме белән Луганскидагы балалар йортларында тәрбияләнүче ятимнәрне кием-салым, азык-төлек, гигиена кирәк яраклар, дарулар, уенчыклар белән сөендереп кайтты.
Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүдә үзләренең көндәлек эше һәм хезмәте белән зур өлеш кертүче волонтёрларыбыз, хәйриячеләр, райондашларыбыз булу — зур горурлык! Даими рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтү, изге эшләр башында тору — аларның кылган гамәлләрнең берничәсе генә.
Без һәммәбез дә Аллаһ бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшли алабыз. Актив волонтерларыбызның изге эшләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Чыганак
Видео:Сергей Мошкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев