Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар Луганскидагы балалар йортында булдылар (+фото)

Акча ул бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин. Ә рухи капитал, кешеләрнең хөрмәте гомер буе туплана һәм мәңгегә кала.

Игелек – ул яхшылык, изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый. Моның шулай икәненә махсус хәрби операция башланган көннән алып инаныр өчен җирлек шактый булды. Олы йөрәкле райондашларыбызның алгы сызыкта илебез чикләрен саклаган солдатларга ярдәм итүләре, теләктәшлек күрсәтүләре әле бүгенге көндә дә дәвамлы.

Акча ул бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин. Ә рухи капитал, кешеләрнең хөрмәте гомер буе туплана һәм мәңгегә кала.

Балтач төбәгендә элек-электән хәйриячелек ярдәме белән шөгыльләнгән ихтирамлы райондашларыбыз байтак. Күп очракта аларның саваплы гамәлләре киң җәмәгатьчелек хозурына чыкмый. Махсус хәрби операция башлангач изге күңелле кешеләребез, волонтёрлар рәте тагын да тулыланды. Алар арасыннан, һичшиксез, Норма авылында гомер кичерүче, күп башлангычларның башында торучы Лена ханым Вәлиева исеме дә күпләргә таныш.

Олы йөрәкле ханым районыбыз халкы, волонтерлар, киң күңелле эшмәкәрләр ярдәме белән Луганскидагы балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәргә кием-салым, азык-төлек, гигиена кирәк яраклар, дарулар, уенчыклар туплап, изге Рамазан аенда волонтер эшмәкәр Марат Галәветдинов һәм аның тормыш иптәше Ирина ханым белән юлга чыгып ятимнәрне сөендереп кайттылар.

Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүдә үзләренең көндәлек эше һәм хезмәте белән зур өлеш кертүче волонтёрларыбыз, хәйриячеләр, райондашларыбыз булу – зур горурлык! Даими рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтү, изге эшләр башында тору – аларның кылган гамәлләрнең берничәсе генә.
 
Без һәммәбез дә Аллаһ бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшли алабыз. Лена ханымның изге эшләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев