Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар хөрмәтләнде

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Дуслык» җәмгыятенең амбар мөдире Вячеслав Абрамович Чочоков район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, музей һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музее» директоры Фирая Муллази кызы Зыятдинова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Борнак» җәмгыяте тракторчысы Михаил Павлович Кокров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районның төзелеш тармагын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Водстрой» оешмасының баш бухгалтеры Зөбәрҗәт Рәҗәп кызы Абдурахманова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, О. Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре, музыка һәм физик культура укытучысы Виктор Павлович Камаев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне һәм һөнәри эшчәнлектә уңышларга ирешкәне өчен Кече Лызи урта мәктәбенең математика укытучысы Наталия Михайловна Артемьева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***
Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре өчен һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыкканына 35 ел тулу уңаеннан, түбәндәге әфганчы-интернационалистлар район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: 

  • Раил Равил улы Гайнетдинов;
  • Рифкать Мәгъфүр улы Газизов;
  • Радик Рәфыйк улы Шәйхиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев