Балтачның финанс министры
«Яшь вакытта әтиеңне исән-сау кайтырмы дип тәрәзә төбендә көтеп утыра идем, үлгәнче инде сине көтәргә кала мени?»
Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның «Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел», дигән шигырь юллары 7 ноябрь көнне үзенең 65 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узган Рафис Ильясовның тормыш юлы белән танышканда күңелемә килде. Рафис Мәгъсүмович республикабызда район бюджет-финанс палатасын 26 ел дәверендә җитәкләгән бердәнбер җитәкче булып тора дисәм дә ялгышмам. Бүген ул районыбызда хөрмәтле кеше. Ә бу хөрмәткә ул үз тырышлыгы белән ирешеп, төптән күтәрелеп килгән.
— Мин Кариле авылында Фәния һәм Мәгъсүм Ильясовлар гаиләсендә икенче бала булып, Бөек октябрь бәйрәменең 42 еллыгында туганмын, — дип башлады ул тормыш юлы белән таныштыруын. — Бала вакыт Кариле авылында үтте, безгә балалар бакчасы эләкмәде, урамда үстек, чөнки әти-әни эштә иде, ә без әби-бабай белән яшәмәдек. Балачактан мин һәм сеңлем җилкәбездә һәрчак абые-быз Рашитнең көчле кулын тоя идек, ул һәрчак безгә күз-колак булды, инде бүгенге көндә дә абыйның көчле, ярдәмчел кулын җилкәмдә сизеп яшим. Кечкенә вакыттан кул арасына кереп үстек, безнең хезмәт юлы өйдәге эшләр — чынаяк юудан, идән себерүдән башлангандыр инде. 3-4 сыйныфтан соң мин Тимирязев колхозының яшелчә бакчасына су сибәргә йөри башладым. Зуррак сыйныфларда печән җыярга, сенаж төяргә йөрдек. Җиденче сыйныфтан соң СМУга подсобник булып эшкә урнаштым. Анда әтинең энесе мәрхүм Тәбрис абый эшли иде, ул ярдәм итте. Шундый эшләр эшләп үселде, ныгылды. Беренче сыйныфтан сигезенче сыйныфка кадәр Норма мәктәбендә белем алдым. Мин бик рәхмәтле ул мәктәп укытучыларына. Норма мәктәбе элек-электән көчле, фидакарь, гадел укытучылары белән бай иде инде ул. Мәктәптә укыганда тарих, география фәннәре күбрәк ошый иде. Бәлки укытучысы мәрхүмә Флера апа Кәлимуллина ул фәннәргә кызыксындыру уятырлык итеп укыткандыр. Рус теленнән инде безне Мәэмүнә апа Абдрахмановна укытты. Ул, ялгышмасам, Троицкта укып кайткан иде, шунлыктан безнең белән русча гына сөйләшеп, барлык сорауларга җавапны да русча гына кабул итә иде. Башлангычта елап кайткан көннәр дә була иде, ләкин сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганда инде без русча ялт итеп сөйләшә, яза да белә идек һәм бу безгә киләчәктә дә ярдәм итте. Безнең сыйныф бик бердәм, дус, тату, иде, мин бүген дә укыган елларны, сыйныфташларны сагынып гел искә алам.
8 сыйныфтан соң Балтач мәктәбендә укуны дәвам иттек. Көчле директор Фәрзи Гыймадиевның эшләгән чорлары. Вәсилә апа Гобәева безнең сыйныф җитәкчесе булды, шулай ук тырыш укытучы иде ул. Уку белән беррәттән спорт белән дә шөгыльләндек. Спортка мәхәббәтне күрше Фәрит абый Таҗиев уятты. Ул универсаль спортчы иде. Кечкенәдән безне чаңгы, җиңел атлетиканың бөтен төренә — йөгерү, ерак-лыкка һәм биеклеккә сикерүләр, ядрә ыргыту, гер күтәрү, диск ыргытырга, сөңге ыргытырга өйрәтә башлаган иде. Инде аннан соң Норма мәктәбендә белем алганда укытучыбыз Фәрит абый Кәлимуллин көчле, сәләтле тренер иде, ул шулай ук спортның бөтен төренә дә өйрәтте. Шунлык белән без мәктәп елларында да бөтен төр спорт ярышларында катнашып, уңышлы чыгыш ясап килдек.
Без кечкенә вакытта әти шофер булып эшли иде, минем хыял да шофер булу иде. Шулай да мәктәпне тәмамлагач, мәрхүм Габделфәрт абыйның тәкъдиме белән педуни-верситетның спортфагына укырга керергә дип барган идем, керә алмадым. Юк, керә алмауның сәбәбе имтиханнарны бирә алмау түгел, ә тик тора алмаган аркасында булды... Аннан кайтканнан соң Тимирязев колхозында «ДТ-75» тракторында эшләп алдым, соңыннан балачак хыялым шофер булуны тормышка ашырып, ДОСААФта шоферлыкка укыдым. Укып чыкканнан соң Гамил абый белән «ГАЗ-51» машинасында эшләдем, аннан армиягә китеп, ике ел хезмәт итеп кайттым. Ул чорда абый да солдат бурычын үтәп кайтып, Казан авыл хуҗалыгы институтында укый иде, сеңлем дә шунда белем ала. Минем укыйсым килмәде, ә әти-әнинең укытасы килде һәм әнинең соңгы аргументы шул булды: «Яшь вакытта әтиеңне исән-сау кайтырмы дип тәрәзә төбендә көтеп утыра идем, үлгәнче инде сине көтәргә кала мени?». Шушы сүзләрдән соң мин Казан авыл хуҗалыгы институтының экономфагына укырга кердем. Укыган чорда белем алырга да, спорт белән шөгыльләнергә дә, кесәлек акча эшләргә дә өлгерә идек. Кайда гына булсам да мин бервакытта да эштән курыкмадым.
Институтны уңышлы гына тәмамлап кайтканнан соң Наил Рәүпович мине үзенә эшкә чакырды. Ул вакытта «Агропромхимия» дип атала иде, план-экономика бүлеге начальнигы итеп билгеләделәр мине. Анда эшкә кайткач төпле фикерле, көчле баш бухгалтер Мансур Закиров, Мәскүрә апа минем укытучыларым булдылар. Эш тәртибенә өйрәттеләр. Дүрт елдан реммастерской начальнигы итеп күчерделәр, аннан мехотряд начальнигы булып эшләдем. Ул вакытта баш инженер Рафаэль Фәртович, Рәис абый Сәләхиев минем укытучыларым булдылар. Бик күп техникалар белән эшләргә туры килде ул чорда, басуларга ашламалар кертү, известьлау, агулау, органик ашламалар чыгару кебек төрледән-төрле эшләр эшләнелде, план үтисе бар иде, шунлык белән көнне-төнне карап тору булмады. Аннан соң ул вакыттагы район башлыгы Марат Әхмәтов чакырып китереп, көнкүреш хезмәт күрсәтү комбинатына директор итеп билгеләде. Бу чорда баш инженер Рафил абый Җәләлов минем укытучым булды, төпле киңәшләре белән ярдәм итте. Анда 1995 елдан 1998 елга кадәр эшләп, Марат Готович мине менә шушы район финанс бүлегенә мөдир итеп чакырды. Бу эшне башлаганда мин салымнар түлисен белә идем, ә бюджетның ничек эшләвен белми идем. Миңа чаклы эшләгән Рәфкать Шәрифулловичтан эшли алырмынмы икән мин монда дип сорагач, ул миңа шундый җөмлә әйтте…
Язманы тулысынча «Хезмәт» газетасының бу атна саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев