Балтачның ике мәктәбендә яшь урманчылар әзерләнә (фото)
Урман утырту көне», «Татарстанның чиста урманнары» дигән чараларда укучылар актив катнаша.
Районыбызның ике белем бирү йортында мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Аның берсе — Кече Лызида, икенчесе Бөрбаш мәктәбендә. Бу инде кече яшьтән үк урман хуҗалыгына тарту максатыннан эшләнә.
Кече Лызи мәктәбендәге яшь урманчылар бик әйбәт эшләп киләләр, аларның махсус формалары да бар. Әлеге укучылар белән без төрле акцияләр үткәрәбез. Мәсәлән, «Урман утырту көне», «Татарстанның чиста урманнары» дигән чаралар.
Шушы акция кысаларында районыбыз урманчылары балалар белән урманнарны чүпләрдән дә арындыра, агачларны ничек сакларга кирәклеген күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев