Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта бәйрәм уңаеннан, 25 яшь райондашыбызга паспорт тапшырылды (+фото)

Халыклар бердәмлеге көне истәлекләргә бай булды


Халыклар Бердәмлеге бәйрәме кысаларында районыбызда күп кенә тантаналы чаралар үтә. Мәсәлән, ЗАГС бүлегендә Рәсәйнең 25 яшь гражданына паспорт тапшырылды. Паспорт алу - яшьләр тормышында мөһим вакыйга. Ул көннән башлап балаларыбыз зурлар тормышына баса. Алар безнең өметле, ныклы киләчәгебезгә әверелә. Күркәм тантанага “Бердәм Рәсәй” сәяси партиясенең җирле вәкиле Айрат Хәйруллин, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, районның спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да килгән. “Сезнең кулда төп документ, ул Сезнең Рәсәй Федерациясе гражданнары икәнлегегезне дәлилли, саклагыз, югалтмагыз аны”, ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин. 
Кадерле балалар! Сез бүгеннән Рәсәйнең тулы хокуклы гражданнарына әверелдегез! Җәмгыятькә файдалы шәхесләр булыгыз, укыгыз, төзегез, Рәсәйнең куәтен ныгытыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев