Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта беренчеләр хәрәкәтенеӊ I слеты узды (фото)

Слетта районыбызның 21 беренчел бүлегеннән вәкилләр җыелган иде.

2нче апрель көнне «Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач районы беренчеләр хәрәкәтенеӊ I слеты узды. 

Чарада Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы һәм Татарстан Республикасында беренчеләр хәрәкәтенеӊ районнар белән үзара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Абдуллина Гөлфия Таһир кызы катнашты.

Слетта районыбызның 21 беренчел бүлегеннән вәкилләр җыелган иде. Слет барышында алдынгылар квест-уен форматында оештырылган биремнәр башкардылар, җырладылар, биеделәр һәм еллык эш планын төзеделәр.

Чараны йомгаклап, мәгариф оешмалары җирлегендә оештырылган беренчел бүлекләренә, аларныӊ актив вәкилләренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Чарада катнашучыларга, оештырырга ярдәм итүчеләргә һәм шулай ук беренчел бүлекләрне үстерергә булышучы Балтач муниципаль районы җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: беренчеләр хәрәкәте