Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Gаилә Gаҗәеп Gаләм» проектның ачылыш тантанасы узды (фото)

Программаның тантаналы өлеше җыр-биюгә үрелеп барды. Гаиләләр өчен мастер-класслар да оештырылды.

Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә. Бу кыйммәтләр нык һәм бәхетле гаиләнең нигезе.

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Gаилә Gаҗәеп Gаләм» проектның ачылыш тантанасы узды. Бу чарада 18 гаилә катнашты.

Гаилә бәйрәмендә Балтач районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы да катнашты. Ул үз чыгышында бүгенге көндә гаилә кыйммәтләренең ролен ассызыклады. Балтач районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әхмәтханова Зөһрә Ривхат кызы тарафыннан чарада катнашкан һәр гаиләгә аерым игътибар бүленеп бирелде. Ул аларның һәркайсына рәхмәт хатлары тапшырды.

Программаның тантаналы өлеше җыр-биюгә үрелеп барды. Гаиләләр өчен мастер-класслар да оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Факел" «Gаилә Gаҗәеп Gаләм»