Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта гаиләләр бәйрәме дәвам итә (бик күп фото)

“Gаилә Gаҗәеп Gаләм” проектының чираттагы этабы узды.

Бүгенге көндә “гаилә” төшенчәсенең кыйммәте торган саен арта бара. Ата-ана һәм балалар, буыннар арасындагы мөнәсәбәтләр какшап барган заманда, булган традицияләрне, гаиләгә хас үзенчәлекләрне үз вакытында ничек тә саклап каласы килә. “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы әлеге юнәлештә шактый матур эшләр башкара. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында игълан ителгән социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгесендә “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән “Gаилә Gаҗәеп Gаләм” дип исемләнгән проект белән катнашып, җиңеп чыккан иде. 16 нчы майда әлеге проектның ачылышы булды. Анда үз тормышларын мәгариф өлкәсе белән бәйләгән 40 гаилә катнашты.

Проектның икенче этабы 30 нчы май көнне “Сабантуй” ял паркында үтте. Биредә тулы көченә өч мәйданчык эшләде. Беренче мәйданчыкта әти-әниләр һәм балалар пляж волейболы уйнады. Аның шарты түбәндәгечә иде: уенда катнашу өчен бер үк гаиләдәге әти яки әни һәм бала, ягъни ике кеше бер команда булдыра һәм ком өстендә каршы як командага каршы волейбол уйный. Катнашучылар арасында дәрәҗәле кунаклардан Балтач районы башкарма комитет җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы да бар иде. Катнашучылар, гаиләләре белән килеп, үз вакытларын “Факел”лар белән берлектә онытылмаслык итеп уздыру мөмкинлегенә ия булды.

Икенче мәйданчыкта Газизова Вәсилә Хәмит кызы хатын-кызлар өчен йога буенча мастер-класс үткәрде. Ул үз тәнеңә карата игътибарлы булырга өндәде, аны “тыңлап” эш итү үзенчәлекләрен өйрәтте һәм үз-үзең белән идарә итү серләрен ачты. Мастер-класс ахырында биредә катнашкан һәр хатын-кыз үзенең җиңеләеп калуын, яңа көчләр туплавын һәм ару-талулары онытылуын искәртте.

Өченче мәйданчыкта әниләр һәм балалар полимер балчыктан әвәләп кул эшләре ясады. Татар халкының милли бизәкләрен чагылдырган эшләнмәләр күзләрне иркәли иде. Мастер-класс матурлык алиһәсе Гарипова Әдилә Хәмит кызы җитәкчелегендә үтте. Катнашучылар үзләре тудырган матурлыкны – алка һәм брошкларны үзләре белән алып кайтып китте. Чара ахырында матурлык тудыручыларның һәркайсының йөзе шатлыктан балкый иде.

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырылган “Gаилә Gаҗәеп Gаләм” проектының чираттагы этабы узды һәм ул һәр катнашучының күңеленә онытылмаслык хатирәләр булып уелып калды. Проектның тагын өч этабы калып бара. “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы сезне гаиләләрегез белән ял итәргә, рухи азык тупларга чакыра!

Фирүзә Гатиятуллина

“Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Факел"