Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта гуманитар ярдәм җыю бер генә көнгә дә тукталып тормый (видео)

Гуманитар ярдәмне илтә киткән төркемгә имин юллар насыйп булсын.

Районыбызның олы йөрәкле халкы алгы сызыкта Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәүче райондаш ир-егетләребезгә мөмкин булган кадәр ярдәм күрсәтә. Һәрбер җирлек, һәр гаилә әлеге изге эшкә үз өлешен кертергә тырыша.

Бүген, волонтёр Айдар Хисматуллин җитәкчелегендәге егетләр төркеме, алгы сызыкта аеруча кирәкле җиһазлар һәм әйберләрнең яңа партиясе белән кабат юлга кузгалды. Озатылган гуманитар ярдәмне туплауда мобилизацияләнгән солдатлар гаиләләренең, райондашларыбызның һәм җирлегебездә туып үскән артистлар, җырчыларның да күмәк көче кергән.

Балтач районында гуманитар ярдәм җыю буенча катлаулы һәм шул ук вакытта бик тә кирәкле эш бер генә көнгә дә тукталып тормый. Әлеге мөһим һәм зур җаваплылык сорый торган хезмәткә халыкның һәм волонтёрларның бик күп көче, тырышлыгы керә.

Өлешчә мобилизация кысаларында алгы сызыкта хәрби бурычларын үтәүче сугышчыларыбызга якташларының терәк-теләктәшлеген тою бик тә кирәк. Олы йөрәкле райондашларыбызга бәһасез ярдәмнәре өчен рәхмәт. Гуманитар ярдәмне илтә киткән төркемгә имин юллар насыйп булсын.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм