Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта яшь гражданиннарга паспорт тапшыру чарасы узды

Балаларының шатлыгын уртаклашырга әниләр дә, әтиләр дә килде.

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Балтач районының ГХАТ бүлегендә тантаналы чара — 14 яшьлек балаларга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшыру чарасы узды.

Балаларының шатлыгын уртаклашырга әниләр дә, әтиләр дә килде. Балалар паспорт барлыкка килү тарихыннан кызыклы мәгълүматлар ишеттеләр, Россиянең дәүләт символларын белү буенча викторинада катнаштылар.

Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов 15 яшь гражданнарны паспорт алулары белән җылы котлады, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде һәм Россия гражданины булуның җаваплы гына түгел, мактаулы да булуын истә тотарга теләде.

Яшь гражданнарны истәлекле вакыйга белән район ветераннар Совет рәисе Рифат Абдуллин, Балтач районының «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Әлфия Такиева, әти-әниләр котладылар һәм барысына да юридик документка сак карауларын, яхшы укуларын, актив гражданлык позициядә булуларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев