Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта кемнәрне бүләкләделәр? (+фото)

Хезмәтенә күрә хөрмәте.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 45 яшьлек юбилее уңаеннан, “Труд” җәмгыяте терлекчесе Татьяна Кузьминична Овчинникова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Казан шәһәрендә үтүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда зур өлеш керткәннәре һәм актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Тәлгать Әхәт улы Газизов - “Шушма” авыл хуҗалыгы кулланучылар коперативы рәисе;

Риан Рифат улы Закиров – Р.Р.Закиров КФХ башлыгы;

Рәмзис Рәфхәт улы Ибраһимов – Ибраһимов КФХ башлыгы;

Рәсимә Кадим кызы Сәгыйтова – шәхси эшмәкәр;

Рәмзил Рафис улы Насыйбуллин – сөт-май комбинаты директоры.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне, иҗтимагый тормышта актив катнашканы, иганәчелек эшчәнлеге өчен һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан, Идел углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты генераль директоры, Балтач районының Мактаулы гражданины Әхмәт Мазһар улы Мазһаров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, “Венета” җәмгыяте тракторчы-механизаторы Альберт Гыйләҗ улы Садыков район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, пенсия белән тәэмин итү системасы үсешенә зур өлеш кертүе һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач районында клиент хезмәте буенча РФ пенсия һәм социаль иминият бүлегенең эксперты Ренат Габделфәрт улы Камалиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, агрохимия хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, “Балтач Агрохимсервис” оешмасының таш вату җиһазы операторы Александр Николаевич Григорьев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хөрмәт