Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта кемнәрне бүләкләделәр? (фото)

Котлыйбыз!

Район башлыгы Рамил Нотфуллин бүген күрше Малмыж районында төбәк Сабан туен әзерләүгә керткән хезмәтләре өчен  бертөркем райондашларыбзны бүләкләде.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт Хатларына лаек булучылар:
— район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов;
— башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов;
— яшьләр һәм спорт бүлеге коллективы;
— Резида-Хуҗәхмәт Закировлар;
— крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Айдар Сәмигуллин;
— «Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре»;
— җәмәгать туклану оешмасы. 

Казан шәһәрендә һәм Киров өлкәсе Малмыж районында Сабантуен әзерләүгә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт Хатлары белән бүләкләнүчеләр:
— район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин;
— мәдәният бүлеге җитәкчесе Илназ Петров, 
— мәдәният бүлегенең баш белгече Рәзинә Сәләхетдинова, 
— Карадуган авылыннан Лилия Камалиева, 
— Кунырдан Рим Хәммәтов, Рәйхан Гыйләҗев, 
— Норма авылыннан Госман Хәсәншин, Шаһидә Садыйкова, Алмаз Миргалимовлар, 
— Чутай авылыннан Гөлзифа Нәҗипова, 
— Смәелдән Гөлфинә Әхмәдиева, 
— Бөрбаш Сәрдегәненнән Айрат Хөсәенов, 
— Алан авылыннан Гөлүзә-Таһир Газыймовлар, 
— Кече Лызидан Илдар Солтанов 

Балтач районы башкарма комитетының Рәхмәт Хатларына ия булучылар:
— Карадуган, Куныр, Кече Лызи, Нөнәгәр, Смәел, Сосна, Шеңшеңәр, Яңгул, Урта Көшкәт авылы җирлекләре башлыклары, 
— «Кызыл юл», «Маяк», «Сосна», «Дуслык», Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре җитәкчеләре, 
— «Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее» коллективы, 
— Закировлар крестьян-фермер хуҗалыгы сатучысы Фидәил Миннемуллин.

Шулай ук Рамил Нотфуллин төзүчеләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ихлас теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев