Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта кемнәрне хөрмәтләделәр

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Волонтерлык хәрәкәтен үстерүдә актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Давид Алимович Турганалиев – волонтерлык хәрәкәте активисты;

Динә Азат кызы Зарипова – волонтерлык хәрәкәте активисты;

Балтач гимназиясенең “Җиңү волонтерлары” мәктәп отряды (җитәкчеләре Равилә Равил кызы Шәрипова).

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, шәхси эшмәкәрлек һәм хәйрия эшчәнлеге  үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтачтан шәхси эшмәкәр Марат Камил улы Хаҗиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре,  Бөрбаш авылы тарихына багышланган китапка мәгълүмат һәм фотографияләр җыюга зур өлеш керткәннәре өчен һәм китапны тәкъдир итү кичәсе уңаеннан, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Гөлнур Тимер кызы Гыйльметдинова – Бөрбаш авыл җирлеге башкарма комитетының хәрби-учет хезмәткәре;

Риназ Рафил улы Миңнемуллин – Бөрбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;

Фоат Раиф улы Мифтахов – Бөрбаш урта мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы;

Гөлназ Насыйх кызы Сибәгатуллина – Бөрбаш китапханәсе мөдире.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеге үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы күптармаклы предприятиесе машинисты Хәлим Гариф улы Юсыпов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм архив эше үсешенә зур өлеш керткәне өчен район архив бүлегенең әйдәп баручы белгече Резида Габделхак кызы Вәлиева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне, иҗтимагый тормышта актив катнашканы өчен һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач бистәсенең хезмәт ветераны Фәләхетдин Гарафетдин улы Гарафетдинов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хөрмәт