Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта митинг үтте. Кемнәр хөрмәтенә? (фото, видео)

2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн

Әлеге дата уңаеннан, Балтачта митинг үтте. Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты.

Тарихи чыганакларга кү салсак, Сталинград көрәше 1942 елның 17 июлендә башлана. Ул икенче Бөтендөнья сугышында борылыш ясый. 1943 елның февраль аенда Сталинград астында барган канкойгыч бәрелешләрдә Совет Кызыл Армиясе фашист гаскәрләрен чигенергә мәҗбүр итә, шәһәр тулысынча фашист камалышыннан азат ителә.

Сталинград афәтен үз башларыннан кичергән солдатлар арасында райондашларыбыз да булган. Митинг вакытында аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев