Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта мобилизацияләнгән райондашларның тормыш иптәшләре белән очрашу узды (фото)

Көндәлек тормышта аларны борчыган мәсьәләләр хакында сөйләшенде.

Районыбыздан мобилизацияләнгән ирләрнең тормыш иптәшләре социаль төркем оештырып, кыенлыкларны чишү юлларын бергәләп эзлиләр.Әлеге төркемне оештыручы ханымнар - Чепья авылыннан Алинә Мансур кызы Наздекова, Балтач бистәсеннән Эльвира Владимировна Зариповалар белән очрашып, районның җитәкчелек корпусы белән берлектә аларны борчыган сораулар буенча фикерләшеп ярдәм чараларын тәкъдим иттелде.

Мобилизацияләнгәннәрнең тормыш иптәшләре эшкә урнашу, социаль ярдәм чаралары, ялгыз өлкән яшьтәге әниләргә социаль хезмәткәрләр билгеләү һәм мондый гаиләләргә нинди ярдәмнәр бирелүе хакындагы сорауларга җаваплар алдылар.

Әлеге очрашулар һәр атнаның сишәмбе көнендә район Советының кече утырышлар залында узачак. Ә инде ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк булганда яисә сорауларыгыз туса 8(84368)2-45-96 кайнар линия телефонына шалтыратырга мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев