Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Петровлар һәм Мөкминовларны яңа тораклы булды. Котлыйбыз! (фото)

Яшь гаиләләрне ихлас күңелдән шатлыклы мизгелләре белән котлыйбыз. Җылы, заманча йортларда балалар гөрләп үссен, иминлек, тынычлык булсын

Шушы көннәрдә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов Балтач бистәсендә яшәүче Екатерина һәм Юрий Петровлар, Гөлгенә һәм Илфир Мөкминовларны өй туйлары белән котлады. 

Петровлар гаиләсе «Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы законы кысаларында йортны салып бетерү өчен процентсыз кредит алып яңа йорт нигезле булса, Мөкминовлар гаиләсе «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы нигезендә торак сатып алу бәхетенә иреште.

Яшь гаиләләрне ихлас күңелдән шатлыклы мизгелләре белән котлыйбыз. Җылы, заманча йортларда балалар гөрләп үссен, иминлек, тынычлык булсын.

Әлеге программаларда катнашу шартлары, таләпләре белән кызыксынган райондашларыбыз өчен район башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге әйдәп баручы белгече Айсылу Нуриева аңлатма биреп узды.

Программада катнашунын төп шарты булып ир белән хатынга 35 яшь тулмаган, гаилә яши торган торак 18 кв. метрдан артмаска тиеш. Әлеге программада катнашучы гаилә Татарстан Республикасының теләсә-кайсы почмагында йорт, фатир сатып алырга яки йорт төзергә хокуклы, диде белгеч.

Барлык мәгълүматлар буенча сорауларны 8(84368)2-45-96 номерына шалтыратып яки район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә (221 бүлмә) мөрәҗәгать итәргә була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев