Балтачта серле кыстыбый яки күзикмәк пешерделәр (бик күп фото)
Чарада җыр-биюгә, уеннарга, күңел ачуга да зур урын бирелде.
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы мөмкинлеге чикле дуслары өчен һәрвакыт төрледән-төрле чаралар уздырып тора. Шуның чираттагысы 24 нче июль көнне Балтач бистәсендә урнашкан «Милли ашлар» кафесында узды.
Бу көнне аш-су осталары «Серле кыстыбый яки күзикмәк» бәйгесенә җыелды һәм аларның һәркайсы кыстыбый әзерләде. Татар халкының яратып пешерә торган ризыкларының берсе булган кыстыбыйны жюри әгъзалары төрле критерийлар буенча бәяләде. Һәрбер күзикмәк үз номинациясен тапты.
Әлеге чарада җыр-биюгә, уеннарга, күңел ачуга да зур урын бирелде. Бәйге чәй эчү белән тәмамланды.
Мөмкинлеге чикле дусларына үзләрен чын пешекчеләр итеп тою мөмкинлеген тудырган өчен, «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы «Милли ашлар» кафесы коллективына һәм аның җитәкчесе Альбина Фәсхиевага олы рәхмәтләрен белдерә. Киләчәктә дә берлектә матур бәйгеләр һәм чаралар оештыруга өметләнеп кала.
Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге бәйгене уздыруда волонтерларның да өлеше зур. Рәхмәт сезгә, тугры волонтерларыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев