Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта серле вак бәлеш пешерделәр (фото)

«Серле вак бәлеш» дип аталган әлеге күңелле чара берничә этаптан торды.

 «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре, «Милли ашлар» кафесы белән берлектә, районның мөмкинлеге чикле кешеләрен туплаган «Фикердәш» клубы вәкилләре өчен «Серле вак бәлеш» дип аталган кулинар бәйге уздырды.

Бәйге «Фикердәш» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева инициативасы белән үткәрелде.

Чарада катнашучылар вак бәлешләр пешерде. Аларга камырны «Милли ашлар» кафесы әзерләп бирде, ә эчлекне конкурсантлар өйләреннән алып килде.

«Серле вак бәлеш» дип аталган әлеге күңелле чара берничә этаптан торды: катнашучылар вак бәлешнең барлыкка килү һәм ясалу тарихы белән танышты, үзләре вак бәлешләр әзерләде, камырны матурлап бөрү серләренә төшенде, Альбина Анатольевна җитәкчелегендә «кияү пәрәмәче» ясады, интеллектуаль уенда катнашты.

Бәйгедә катнашучының һәркайсы аерым бер номинациядә бәяләнде һәм бүләкләнде. «Милли ашлар» кафесы җитәкчесе Альбина Анатольевна һәм жюри әгъзасы Лилия Разгиловна конкурсантларга махсус бүләкләрен дә тапшырды.

Фирүзә Гатиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев