Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта сессиядән соң атналык җыелыш узды (фото)

Район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары алдына бурычлар куйды.

Бүген район советының утырышлар залында сессия тәмамланып, кыска тәнәфестән соң, атналык җыелыш башланды.

Иң беренче сүз район хәрби комиссары Васил Вәлиевка бирелде, хәрби комиссар актуаль көн темасына әверелгән контрактчылар темасын күтәрде.

Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов үзара салым акчалары буенча атналык күзәтү ясады.  Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин өч төрле салым җыю буенча үтәлеш турында бәян итте.

Районда барган төзелешләрнең атна дәвамында ни дәрәҗәдә дәвам итүе турында җаваплы җитәкче Илфат Сәгъдиев хисап тотты, районда туучылар, үлүчеләр саны буенча, сәбәпләренә тукталып, районның баш табибы Газинур Дәүлиев сөйләде.

Яңа елга хәзерлек мәсьәләләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов чыгыш ясады. Шулай ук чисталык, төзекләндерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге һәм башка мәсьәләләр каралды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары алдына бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев