Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта сукбай этләргә каршы көрәш башланды?

Соңгы елларда иң зур проблемаларның берсенә әйләнеп, кичермәстән, уңай чишелеш таләп итүче сукбай этләр мәсьәләсе районыбыз өчен дә ят түгел.

Ке­ше­нең ко­тын алып, бе­рәм-бе­рәм дә, төр­кем-төр­кем дә йө­ри торган этләр язгы-көзге чорда аеруча күбәйгән төсле була, хәер, башка фасылларда да хуҗасыз этләр күренми тормый. Агрессив хайваннардан биг­рәк тә, ба­ла­лар, өл­кән­нәр зы­ян кү­рә.

Җир­лек­ләр­дә үт­кән җы­ен­нар­да да ха­лык алар­ның кү­бәю­ен­нән зар­лана, әлеге мәсьәләне уңай хәл итүдә җирле җитәкчелектән ярдәм сорый. Әм­ма соңгы елларда үз кө­че­нә кер­гән за­кон хай­ван­нар­ны, шул исәп­тән ху­җа­сыз эт һәм мә­че­ләр­не дә, көч кул­ла­нып үте­рү­не тыя. Хуҗасыз этләрне бу юнәлештә лицензиясе булган оешмалар гына аулап, тиешле куркынычсызлык чараларын уздыра ала.

Сукбай этләрне тоту мәсьәләсе буенча эшчәнлек Балтач районы буенча да оештырылган. Казанда урнашкан "Зооцентр" этләрне аулау оешмасы хезмәткәрләре, килешү нигезендә, районыбыз территориясендә сукбай этләрне аулау һәм стерилләштерү юнәлешендә эш алып бара.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов һәм район административ комиссиясе секретаре Фәнил Муллахмәтовлар район территориясендә сукбай этләрне аулау буенча аңлатма да биреп уздылар.
– Әлеге эш тулаем район башкарма комитеты аша эшләнә. Авыл җирлекләре башкарма комитетка сукбай этләрнең кайдалыгын белергә ярдәм итәләр. Җирле җитәкчелекнең эше сукбай этләрне күрсәтү һәм кайда булуы турында сөйләү генә, ә эт, белгәнебезчә, бер урында гына тормый. Шуннан соң мәгълүмат сукбай этләрне тоту белән шөгыльләнүче оешмага хәбәр ителә, алар килә һәм аулыйлар.

Тиешле процедураларны узган этләр кире иреккә җибәрелә.
– Ветеринария берләшмәсе аша исә, хуҗалы эт-песиләргә ел саен котыру авыруыннан прививка ясау оештырылган. Ветеринария хезмәткәрләре ел да җирлекләргә чыгып, бу эшне башкаралар, йорт хайваннары хуҗалары белән уртак тел табып эшлибез– дип җиткерде Алмаз Зөлфәт улы.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сукбай