Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта территорияләрне Яңа елга бизәү буенча иң-иңнәрне бүләкләделәр (+фото)

Быел да районда оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр арасында территорияләрне Яңа елга бизәү буенча бәйге үткәрелде.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бәйрәм рухы тудыру, территорияләрнең архитектур йөзен яхшырту, төзекләндерү максатыннан район-авыл җирлекләре, предприятие, оешма, учреждениеләр, җәмгыятьләр арасында конкурс игълан ителгән иде.

Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин атналык җыелыш вакытында  территорияләрне Яңа елга бизәү буенча актив булган коллектив җитәкчеләрен бүләкләп узды.

“Балтач газы” идарәсе оешмалар арасында конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип табылды.

И.Галиуллин ширкәте, “Водстрой”, “Строймастер”, “Балтач сөт-май комбинаты” да  әлеге өлкәдә активлык күрсәтте.

Шубан, Сосна, Салавыч, Нөнәгәр авыл җирлекләре дә территорияләрне Яңа елга бизәү буенча иң яхшылары дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңүче