Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта хайваннарны кышкы исәпкә алалар (фото)

Исәпкә алу эшләре 15 мартта тәмамланачак.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, республикада, шул исәптән, Балтачта да 15 гыйнвардан башлап республикада хайваннарны кышкы исәпкә алу старт алды.

— Балтач районында әлеге чара 15 гыйнвардан башланды һәм маршрутлар билгеләнде. Барлыгы 12 маршрут. Бер маршрутның озынлыгы якынча ун чакрым тәшкил итә. Быелгы исәпкә алуның үзенчәлеге шунда, без маршрутлар буенча бары тик чаңгы белән генә йөрибез, ди Татарстан Респуликасының биоресурслар буенча Балтач районы бүлеге җитәкчесече Руслан Мөхәммәтҗанов.

Әлеге чара ел саен республикабызда 19 төр аучылык байлыкларының һәм аларның яшәү тирәлегенең дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә.

Хайваннарны исәптә алу эшендә аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты белгечләре, җәмәгать инспекторлары, битараф булмаган аучылар катнаша. 


Руслан Мөхәммәтҗанов хәбәр иткәнчә, иң мөһим шарт — аяз, кар-бурансыз көннәр. Өстән кар явып торганда кыргый хайваннарның эзләрен табу, төрләрен ачыклау зур кыенлыклар тудыра. Гомумән, кыш җәнлекләр өчен бик җаваплы чор булып тора. Азык табуда зур кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин.


Исәпкә алу эшләре 15 мартта тәмамланачак. Алынган мәгълүмат аучылык ресурслары торышын бәяләргә һәм, кирәк булган очракта, республиканың фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышкы исәпкә алу