Балтачтан кабат өпочмаклы солдат хатлары алгы сызыкка китте (фото)
«Өчпочмаклы солдат хатлары» - алар солдатларның йөрәк түрендә
Хезмәт (Азьлане) газеталарының «Өчпочмаклы солдат хатлары» дигән акциясе кысаларында бүген Балтач мәктәбе һәм дә Балтач гимназиясе укучылары язган хатларның тагын бер өлеше алгы сызыкка китүче егетләргә тапшырылды. Яңа Салавыч авылыннан Рафил Габделхаков белән Кариле егете Нияз Ризванов икесе бер батальонда, бер ротада, бер взводта Ватанны саклый. Егетләрнең китәсенә санаулы көннәр генә калды, бүген алар балаларның йөрәк җылысы салынган хатларны кабул итеп алдылар.
Балалар язган хатларны йөрәк түрләрендә – күкрәк кесәләрендә генә йөртә алар, безнеке өйгә дә алып кайткан иде хәтта, - ди Рафилнең тормыш иптәше Алисә. - Солдатларга дип язган балаларның хатларын исән-сау алып барып тапшырырга язсын бердәнберемә!
Нияз «МДСУ -1» оешмасында эшләгән егет, әлеге оешма, әйткәнебезчә, махсус хәрби операциягә киткән 6 егетенә дә рухи яктан да, матди яктан да нык ярдәм итә, оешма хезмәткәре Нияз Хәбибуллин егетләрнең гозерләренә һәрчак колак сала, гаиләләренең хәлләрен белешә, егетләр белән аралашып тора. «Өчпочмаклы солдат хатлары» акциясен башлап җибәрүдә дә аның ярдәме керде. Рафил дә кайчандыр әлеге оешмада эшләгән булып чыкты, ә хәрби операциягә ул “Татарстан” җәмгыятеннән китте.
Хатлар ватандашларыбызга кайнар сәламнәребезне ирештерсен, һәрбер солдатка да якыннары белән исәнлектә күрешергә язсын. Ә инде Ватан өчен чит җирләрдә башын салган егетләребезнең исемнәре мәңге онытылмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев