Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтчның “Иң шәп ир”е дә ачыкланды

Шушы көннәрдә "Хыял" яшьләр үзәгендә "Иң шәп хатын"ның дәвамы, ләкин инде бу юлы "Иң шәп ир"не билгеләү конкурсы булды.

Фәнил Әүбәкиров җиңүче булып танылганлыктан, аның белән элемтәгә керергә һәм бу чара турында аның фикерен белергә булдым.
- Конкурста катнашырга "Хыял" яшьләр үзәге белгечләре тәкъдим итте, ял итеп тә кайтырбыз дип риза булдык. Ярышта хатыннар куйган ставкалар буенча төрле сынаулар үтәргә туры килде. Һәрбер уенга нибары ике минут вакыт бирелде. Миңа иң беренче конкурста күзне бәйләгән килеш кечкенә теннис шарлары өстенә куполлар ябып чыгарга кирәк иде. Ләкин мин аны башкарып чыга алмадым. Көндәшләремә исә хатын-кыз булып киенү, ипи ашау, катык эченнән акча эзләү, бокс перчаткасы киеп тере тавык тоту кебек сынаулар узасы булды. Соңгы уен тагын миңа туры килде, әтәч булып киенеп, төрле җирләргә куелган 20 шарны күт белән утырып шартлатырга тиеш булдым. Тәменә кереп киткәч санап та тормаганмын, 20 урынына 30ны шартлатып җиңүче булдым. Аннары тормыш иптәшем Чулпан белән алып баручы супер уен уйнады, хатыным өстен булып чыкты һәм без "Хыял" яшьләр үзәгеннән мунча кирәк-яраклары җыелмасы белән бүләкләндек. Ә җиңүче буларак «Amway» компаниясе продукциясенә лаек булдык, - ди "Иң шәп ир" Фәнил Әүбәкиров.

Әүбәкировлар гаиләсеннән тыш ярышта тагын биш пар көч сынашты: Норма авыл җирлегеннән Римма һәм Рәдиф Гомәровлар, Эльвира һәм Тимур Шәрәфетдиновлар, Балтачтан Зөһрә һәм Ранил Галимовлар, Энҗе һәм Алмаз Төхвәтуллиннар, Раушания һәм Раил Мөэминовлар. Киләчәктә "Иң яхшы" исеменә лаек булучы әби-бабай, ул һәм кызларны гына билгелисе калды ахры инде. "Хыял"ларда хыяллар күптер дип өметләнеп, уйларын тормышка ашырырга язсын иде дип телибез.
Фото: http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250